Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мамадыш районында йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән

Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме авариягә юлыккан.

Татарстанда М7 трассасында йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты. Шул хактагы видеороликны интернеттан файдаланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә бик нык зыян күргән автомобиль юлга аркылы «баскан». Йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң аңа ут капкан, урында янгын сүндерүчеләр эшли.

 

Билгеле булганча, авариягә Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме юлыккан. Юл һәлакәтендә Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанованың гомере өзелгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Татар КВН лигасы төркеме хәбәр итә.

ШТК мөхәррире Ильяс Хәсәнов һәм тавыш режиссеры Руслан Тюпаны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Ильяс Хәсәнов комада ята. ШТК мөхәррире Руслан Харисов та (ул рульдә булган) төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Бу – клуб өчен зур фаҗига, КВН лигасы өчен һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту. Республика Шаяннар һәм тапкырлар клубы әлеге фаҗигадә һәлак булган Фәридә Таштабанованың, башка зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk