Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Куркыныч авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән

Чит ил машинасы кюветка төшеп, бетон конструкциягә килеп бәрелгән.

Алексеевск районында юл һәлакәтендә гаепле машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен  күп тапкыр җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат «Хонда» автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәткә очраган. Соңгы ике елда ул хокук бозган өчен 55 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган», — дип сөйләделәр полициядә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә көндез Алексеевск — Биек Колокка юлында чит ил машинасы йөртүчесе тизлеген арттырган һәм суүткәргеч торбаның бетон коймасына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында автомобильдәге 28 яшьлек пассажир хатын-кыз хастаханәдә үлгән. Машина йөртүчене, тагын өч пассажирны (алар арасында сигез яшьлек малай да булган) авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Полициядә юл-транспорт һәлакәте вакытында барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән булганлыгын хәбәр иттеләр.

 

фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев