«КукморМакс» — Татарстанда иң яхшы муниципаль цифрлы кинотеатр
Соңгы яңалыклар

«КукморМакс» — Татарстанда иң яхшы муниципаль цифрлы кинотеатр

«КукморМакс» кинотеатры матур нәтиҗәләр күрсәтте.

Муниципаль кино учреждениеләренең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча район Мәдәният йортының «КукморМакс» кинотеатры иң яхшы муниципаль цифрлы кинотеатр дип танылды.

Кинотеатр методисты Фаил Хәбибуллин Татарстан фильмнарын алга этәрүгә һәм республика социаль әһәмиятле кинопроектларын гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен «Татаркино» Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фото: район Мәдәният йорты


Нет комментариев