Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Туеш бистәсендә “Чишмә” бәйрәме үткәрелде

Чара инде икенче ел рәттән үткәрелә.

Туеш бистәсендә “Чишмә” бәйрәме узды. Әлеге чара инде икенче ел рәттән үткәрелә. Узган елдан аермалы буларак, быел бәйрәм тагын да күбрәк халыкны җәлеп иткән, татар халкының борынгы йолаларын яңартуга юнәлдерелгән.  
“Магистральная” территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган Туеш микрорайонында узган ел Грант акчаларына күл ясап, тирә-юнен матурлаганнар иде. Быел тагын шул ук “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе” конкурсында икенче урынга лаек булып, 800 мең акча отканнар. Әлеге акчалар исәбенә һәм иганәчеләр ярдәме белән Нур Баян ягыннан килә торган юлның яр буен төзекләндергәннәр. 

- Быелгы бәйрәмне оештыруга район  һәм Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды, - ди “Магистральная” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Диләрә Нуриева. – Шушы микрорайонда яшәүче олы яшьтәге апаларны махсус чакырдым. Ел саен Шәһәр көнендә “Иң матур ишегалды”н билгелиләр. Кукмара районында чәчәкләр үстерүче, тирә-ягын матурлап торучы хуҗалыклар күп булу сәбәпле, бөтенесен дә бүләкли алмыйлар. Андыйлар бу тирәлектә дә шактый. Менә шул хуҗабикәләргә минем азрак кына булса да ихтирам күрсәтәсем килде, бүләкләр әзерләдек.

Районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина татар халкының милли йолаларын күрсәтү тәкъдиме белән  чыккан. Әлеге фикерне тормышка ашырып, Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” фольклор һәм “Чәчкә” бию ансамбльләре киленгә су юлы күрсәтү йоласын тәкъдим иттеләр. Әби-бабайлар кичке уеннарда уйнаган, инде онытылып баручы “Бармаклы” уенын күрсәттеләр, анда балалар да катнашты. 
Диләрә Нуриеваның әлеге микрорайонны үстерү буенча планнары зурдан. 

- Айрат хәзрәт белән киңәшләшеп эшлибез. Алга таба да төрле конкурсларда катнашырга уйлыйбыз. Башкарасы эшләр күп әле. Кукмараның үзәгендә, башка урамнарында да халык җыела торган махсус урыннар бар. Шушы тирәгә дә бәйрәмнәр оештыру өчен сәхнә, эскәмияләр кую, мәйданчык булдыру турында хыялланабыз, - ди ул.
Башланган эш - беткән эш, диләр бит. Ике ел дәвамында тырышып-тырмашып ясаган матурлыкны шунда яшәүчеләр, килгән кунаклар күреп, аны кадерләп тотсалар, җимермәсәләр, тагын да яхшырак булыр иде.  Диләрә Нуриева да шул ук фикердә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев