Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында төбәкара семинар узды
Чараның максаты — балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, ярату, кызыксыну һәм милли бәйрәмнәр, уеннар, җыр-бию аша туган телнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү.
Кукмара шәһәренең 10нчы номерлы «Ромашка» балалар бакчасында «Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, һөнәрләре, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү» дигән темага төбәкара семинар узды.
Семинарга Киров өлкәсенең Пенәгәр авылыннан, күрше Арча шәһәреннән, Бөтендөнья татар хатын-кызлары Ак калфак иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлегенән, Кукмара төбәкне өйрәнү музееннан, Кукмара шәһәре балалар бакчаларыннан кунаклар килгән иде.
Үзебезнең балалар бакчасы тәрбиячеләре әзерләгән «Каз өмәсе» йоласы, агачтан ясалган туку станогында «Тылсымлы җеп», безнең бакчага йөрүче Гөлназның әнисе Сиринә Миннеракыйп кызы күрсәткән «Табаларны майлау өчен каз каурыйларыннан пумала ясау» дигән мастер-класслары бик кызыклы үтте. Семинарда күрше Киров өлкәсеннән килгән «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешма урынбасары, өлкә «Ак калфак» җитәкчесе, «Дуслык» атналык газета журналисты Хәлимова Шәмсия Нурмөхәммәт кызының «Нократ татарлары, гореф-гадәтләре» дигән темага бик эчтәлекле, мавыктыргыч чыгышы, Арча шәһәреннән килгән тәрбиячеләр, Кукмара төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар хатын-кызлары Ак калфак иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлегенән килгән кунаклар чыгышын да зур кызыксыну белән тыңладык.
Семинарның максаты балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, ярату, кызыксыну һәм милли бәйрәмнәр, уеннар, җыр-бию аша туган телнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү иде, ул бик оешкан төстә, кызыклы һәм файдалы узды. Килгән һәрбер кеше үзенә яңалык, кирәкле мәгълүмат алып таралышты.
Сәйфетдинова Дамира Гаязетдиновна, тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев