Кукмараның «Җиңү паркы»нда һәйкәл ачылды
Һәйкәлгә «Хәрби хәрәкәт һәм локаль конфликт ветераннары — якташларыбызга» дип язылган.
Бүген шәһәребезнең «Җиңү паркы» территориясендә якташлар, хәрби хәрәкәт ветераннары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы узды. Митингта район җитәкчелеге, ветераннар, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, волонтерлар, Кукмара 4нче урта мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.
Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы әгъзасы Рәшит Шакирҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераны, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннар чыгыш ясады.
«Бүген истәлекле көн. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр вакытында башларын салган якташлар хөрмәтенә һәйкәл ачабыз. Без аларның батырлыгын онытмаска, һәрчак истә тотарга бурычлы. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасы территориясендә егетләребез ил данын яклый. Без — көчле, бердәм халык. Үсеп килүче яшь буын да бу хакта белергә, үзенең Геройлары белән горурланырга тиеш», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Һәйкәлгә «Хәрби хәрәкәт һәм локаль конфликт ветераннары — якташларыбызга» дип язылган.
Анда Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә гомере өзелгән ике райондашыбызның фотосы урын алган. Янсыбыдан Хәйретдинов Илсур Әгъләметдин улының гомере 1996 елда хәрби бурыч үтәгән вакытта өзелә. Ул һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Кукмарадан Гыйниятуллин Рафаил Вазых улы 2000 елда хәрби бурыч үтәгән вакытта һәлак була.
Чыгышлардан соң «кайнар нокта»ларда гомерләре өзелгән якташ егетләр бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев