Фаҗига корбанының үги әтисе дә пандемия башлангач мәчеттә күренмәгән.
Бүген төнлә белән булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен район мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм Кукмараның имам-мөхтәсибе белән элемтәгә чыктык.
“Әлеге егет Кукмара мәктәпләре укучысы түгел, ул бездә укымады”, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.
Кукмараның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев: “Ул егет читтән күчеп килгән кеше, мәчеткә йөреп, безнең вәгазьләрне тыңлаганы булмады. Үги әтисе дә пандемия башлангач мәчеттә күренмәде”, - дип сөйләде.
Фото: «Трудовая слава»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев