Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар кулланучы хокукларын беләме?

Яхшыны барыбыз да ярата, әмма тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Әйтик, көннәрдән беркөнне начар сыйфатлы товарга юлыктыгыз ди. Бу очракта нишлисез, ситуацияне ничек хәл итәсез? Сораштыруыбыз шул хакта.
Фаил СӘЛАХОВ:
- Үзем һәрчак чәчтарашханәгә йөргәч, чәч ала торган машинабыз юк иде. Әмма улыбыз тугач, кирәге чыкты бит моның. Бер төрлене сатып алдык. Начар чыкты дип әйтә алмыйм, беренчесендә малайның чәчен, чыннан да, әйбәт кенә алды, баланың хәтта “чер” иткән тавышы да чыкмады. Бер ай узганнан соң кабат чәч алырга дип җыенган идек, бөтен кәефләр кырылды. Чөнки машинабыз эшләмәде, баш өстендә шуып кына йөрде. Әллә вакыт җитмәде шунда, әллә башка сәбәпләр килеп чыктымы, хәтерләмим, әмма без ул машинаны киредән кибеткә алып бармадык һәм төзексез товар турында да беркая шикаять язмадык. Хәзер уйлыйм да җилгә очкан акчабызны кызганам. Үз хокукларыбызны яклар өчен вакыт табарга кирәк икән шул... 

Анна ИВАНОВА:
 - И-и-и, минме инде ул кибеттән алган әйберне кире илтеп йөрүче?! Батырлык кирәк бит аңа. Пенсия яшенә җиттем, Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр бер дә начар товарга тап булганым юк. Кайбер кеше сатып алган икмәге бераз искереп киткән булса да, шуннан проблема ясап йөри. Без исә азык-төлектән гаеп таба торган буын түгел. 

Алсу ҖИҺАНШИНА:
 - Минем берничә тапкыр сатып алган товарны кире кайтарганым булды. Беренчесен тапшыруның сәбәбе аның сыйфатсыз булуы белән бәйле түгел иде. Сүз Казандагы сәүдә нокталарының берсеннән алынган яхшы сәхнә        костюмы турында бара. Авырып китеп дәваханәгә яттым да, алга таба ул киемнең миңа кирәге булмагач, иптәш кызыма кибеткә кире илтүен сорадым. Әмма аңа акчаны кайтарудан баш тарттылар. Шуннан соң мин үзем аларга шикаять яздым. Анда рухи зыян, эшкә яраксызлык (больничный) вакытында кибеткә килеп йөрүемне дә керттем, закон таләпләрен күрсәттем. Башта кибеттә шикаятьне аласылары килмәде, мөхер сукмадылар. Әмма мин бит инде барлык тәртипләрне дә беләм, шуның өчен үз дигәнемне эшләдем, бер данә шикаять аларда калды, икенчесен үземә алдым да, электрон адрес-ка өч көн эчендә җавап көтәм, дип киттем. Икенче көнне үк хәбәр бирделәр. Чөнки кеше кулланучы хокукларын яклау оешмасына мөрәҗәгать итсә, аларга бик зур штрафлар яный. Бу очракта кибеткә пиджак бәясе 15 меңгә түгел, ә 60 мең сумга чыгачак иде. Зур кибетләр алар үз брендлары өчен эшлиләр һәм һәрчак кешегә йөз белән борылалар, ә инде шәхси эшмәкәрләр белән әнә шулай бераз көрәшмичә булмый. 
Кукмарада да шикаять язганым булды. Мөхерне дөрес ясамаганнар иде. Гаепләрен танымыйча, яңадан үзгәртү өчен кабат акча сорадылар. Претензия яздым, һәм проблема хәл ителде. Хәтта пакетка салынган сөтне дә кире кайтардым бервакыт. Чөнки ул әчегән иде. 
Сыйфатсыз товарга юлыккан очракта кеше аның артыннан йөрергә курыкмасын иде. Дөрес, шикаять язу җиңел түгел. Әмма законны бер өйрәнсәң, алга таба язганда шул шаблонны гына кулланасың. 

Эльвира САТТАРОВА:
 - Күп кенә кирәк-яракны интернет-кибет аша алырга тырышам. Әмма товар кайтып күземә күренгәнче, күпме нервам бетү бер үземә генә билгеле. Чөнки фото белән чынбарлык күп вакытта бөтенләй туры килми. Кием-салымның үлчәме башка, үземә ошамаган очраклары да булды. Бервакыт балага пластиктан эшләнгән уенчык аш-су бүлмәсе җыелмасы алырга җыендым. Товар килде, әмма аның эчендәге әйберләре ватык иде. Шөкер, ул вакытта шикаять белән акчасын кире кайтара алдым. Әмма аның өчен күп вакыт китә. Чөнки түләнгән акчаны берәүнең дә тиз генә кире бирәсе килми. Беркөнне тагын бер заказым начар сыйфатлы булып чыкты. Кабул итеп алу пунктында ук ачып карамагач, шулай ук сәбәбен күрсәтеп шикаять язарга туры килде. Өйдә тик утырсаң, начар сыйфатлы товарны беркем килеп алыштырып китми. Нинди генә очрак булса да, тәвәккәлләп, артыннан йөрергә кирәк.
Фото ИА «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X