Тантаналы кабул итүгә республиканың 51 гаиләсе чакыру алды
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте. Әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 51 гаилә чакырылган иде.

Тантаналы кабул итүдә Кукмара районыннан Хәлимә һәм Рамазан Юнысовлар гаиләсе катнашты.
фото: tatarstan.ru
Нет комментариев