Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Валентина Мамаеваның туган көне тавыш бирүнең төп көне белән туры килгән

Аның 1669нчы сайлау участогы Кукмараның 3нче урта мәктәбендә урнашкан.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүнең төп көнендә безнең хезмәттәшебез, баш хисапчы Валентина Мамаева юбилеен билгеләп үтә.

«Мин Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирдем. Сайлауда райондашларым да актив катнашыр, дип өметләнәм, - диде Валентина Федоровна. – Конституциядәге төзәтмәләр тормышыбызның барлык өлкәләренә диярлек кагыла, дип саныйм: социаль гарантияләр, гаилә кыйммәтләре, һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы медицина һәм башкалар. Минем өчен балаларыбызның көчле һәм тотрыклы илдә яшәве мөһим».

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне уза. Участоклар 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk