Кукмарадан полиция майоры Лилия Кирилова «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңү яулады
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан полиция майоры Лилия Кирилова «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңү яулады

Бүләкләү тантанасы Казанда узды.

Бүген «Әкият» Татар дәүләт курчак театры бинасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

Кукмарадан полиция майоры Лилия Кирилова «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңү яулады 

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полиция майоры Кирилова Лилия Рәшит кызы «Балачакны яклау» номинациясендә беренче урын өчен диплом белән бүләкләнде. 

Фото: Лилия Кирилованың шәхси архивыннан

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев