Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан бер ханым бергә яшәгән ирен үтермәкче булган өчен биш елга колониягә хөкем ителгән

49 яшьлек хатын ирнең күкрәгенә 11 тапкыр пычак белән кадаган.

Әлеге хәл бер ханым бергә яшәгән ирен үтермәкче булган өчен биш елга колониягә хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

Җинаять узган елның 1 августында була. Исерек хәлдәге 49 яшьлек хатын үз фатирында бергә яшәүче ире белән бәхәскә килә. Конфликт барышында хатын-кыз ирнең күкрәгенә 11 тапкыр пычак белән кадый.
Зыян күрүче дәваханәгә озатыла, анда аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтелә.

Хатын үз гаебен өлешчә таный. Суд аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

18+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk