Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадагы кибетләрнең берсеннән акча янчыгы урлаган хатын-кызны эзлиләр

Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә билгесез хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше бар.

Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә билгесез хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше бар. Әлеге хатын-кыз агымдагы елның 5 июлендә Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 30 “Б” йорт адресы буенча урнашкан “Фикс-прайс” кибетеннән яшерен рәвештә акча янчыгы урлый.

Хатын-кызның кайбер билгеләре:

- ябыграк, төз гәүдәле, буе якынча 170 сантиметр, 40-43 яшьләр тирәсендә, кыска, караңгы-көрән төстәге чәчле, куе чия төсендәге күн куртка, куе зәңгәр джинс чалбар кигән. Аның белән 5-6 яшьләр тирәсендәге малай да була.

Акча янчыгы эчендә көмеш тәңкә була. Аның бер ягына бөркет рәсеме төшерелгән, икенче ягына “Монета Полтина” дип язылган, аскы ягында “1844 С.П.Б.” дип елы күрсәтелгән. Әлеге тәңкә әйләнә буенча венок рәвешендә бизәлгән, өскә ягында урта бер тирәдә асып кую өчен түгәрәк тишеме бар.

Әлеге хатын-кыз һәм урланган милек турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүен сорыйбыз. 8(84364) 2-70-80, 02 телефон номерларына да хәбәр итәргә мөмкин.  

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk