Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз социаль челтәрдә «туганы» белән язышканнан соң җиде мең сум акчасыннан колак каккан

Әңгәмәдәше аңа түләү алуда ярдәм итәргә тәкъдим ясый һәм банк картасы реквизитларын язуын сорый.

Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз, социаль челтәрдәге «туганы» белән хат алышканнан соң, җиде мең сум акчасыннан колак кага. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.

Полиция хәбәр иткәнчә, 62 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрдә туганыннан килгән хәбәрне укыган, ул аның 5500 сум күләмендә акча алырга хокукы булу турында язган. Хатын-кызны бу кызыксындыра. Әңгәмәдәше, акча алуда ярдәм итәм дип, банк картасы реквизитларын һәм смс-хәбәрдән килгән кодны сорый.

Шуннан соң райондашыбызның картасыннан 7000 сум акчасы юкка чыга. Шикләнеп, әлеге хатын-кыз үзенең туганына шалтырата. Аның белән сөйләшкәннән соң ул үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый.

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Факт буенча тикшерү эшләре бара.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk