Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ханым танышының банк картасыннан акча урлаган өчен хөкем ителгән

Ул карта счетыннан 11 мең сум акча үзләштергән.

Кукмарада яшәүче бер ханым танышының банк картасыннан акча урлаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кукмарада яшәүче 56 яшьлек бер ханым танышына банк картасын биреп, PIN-кодын хәбәр итә. Соңгысы исерек хәлдә кибетләрнең берсендә акчаны да салдыра, тик акчаны да, картаны да кире кайтарып бирми. Алга таба хөкем ителүче акчадан үзенчә файдалана», - дип сөйләделәр район судында.

Нәтиҗәдә җинаятьче 11 мең сум акча урлаган.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзасын билгеләде.

Фото: ИА «Татар-информ»
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk