Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ир-ат сатучыларны акча урлауда гаепләгән

Ир-атның сүзләренә караганда, янәсе, сатучылар аның кесәсеннән 4200 сум күләмендә акчасын алган.

Кукмара яшәүче бер ир-ат сатучыларны акча урлауда гаепләгән. Бу хакта Кукмара районы судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның ноябрь аенда элек тә хөкем ителүче 30 яшьлек ир-ат, аңлы рәвештә, үз гамәлләренең иҗтимагый куркынычын аңлап, хәбәр ителгән мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәвен белгән килеш, тикшерүче сорау алган вакытта Кукмара кибетләренең берсендә сатучыларның аның чалбарыннан 4200 сум күләмендә акчасын алуларын җиткергән.

«Район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе белә торып ялган донос өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгы турында егетне кисәтә, тик ул үзенең сүзендә кала. Тикшерү барышында ир-атның акчасы булмавы һәм аны беркем дә урламавы ачыклана. Суд утырышында хөкем ителүче гаебен таныды», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Суд, эш материалларын карап, барлык шартларны истә тотып, яшь егетне белә торып ялган донос ясауда гаепле дип тапкан һәм аңа 8 ай ирегеннән мәхрүм ителү җазасын билгеләгән.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk