Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яңа ел бәйрәмнәрендә ике үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән

Әлеге фактлар буенча эш кузгатылып, материаллар тикшерү комитетына җибәрелде.

Кукмарада Яңа ел бәйрәмнәрендә ике үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

«Узган елның 31 декабреннән быелның 10 гыйнварына кадәр дежур частьта кабул ителгән 141 хәбәрнең дүртесе җинаятьләр турында иде. Шулай ук ике кешенең үз-үзенә кул салу фактлары да теркәлде. Яңа елны каршы алырга санаулы сәгатьләр калып барганда, Кукмара шәһәрендәге бер гаиләдә аяныч хәл булды. Исерткеч эчемлекләр кулланган 1992 елгы ир-егет апасына һәм аның иренә берничә тапкыр пычак белән кадый. Аларны үтердем дип уйлап, соңыннан үзе бауга үрелә. 31 декабрьдә теркәлгән икенче бер җинаять эше шулай ук пычак белән бәйле. Анысында ире хатынын кыйный, пычак тотып үтерү белән яный. Әлеге фактлар буенча эш кузгатылып, материаллар тикшерү комитетына җибәрелде», - диде Рамил Нургалиев. 

1 гыйнварда исерек хәлдә кабат руль артына утырган ике шофер тоткарланды. 2 гыйнварда кабул ителгән гариза иясе исә үзенең шәһәрдәге кафеларның берсендә таныш булмаган хатын-кыз тарафыннан кыйналуын хәбәр итте. 5 гыйнварда мөрәҗәгать итүченең дә зары кыйнау белән бәйле иде. 

«Без бер генә хәбәр һәм мөрәҗәгатьне дә эзсез калдырмыйбыз, тикшерүләр алып барабыз», - дип билгеләп үтте полиция начальнигы.

Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, яңа ел каникуллары чорында 60ка якын кеше административ күзәтчелек кагыйдәләрен үтәмәгән, исерткеч эчемлекләр кулланып җәмәгать урыннарында йөргән, кешеләрнең тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X