Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ут мунчаны юк итә һәм йорт түбәсенә зыян сала

Кичә кич Үтәмешевлар урамында янгын чыккан.

Кукмарада ут мунчаны юк итә һәм йорт түбәсенә зыян сала. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

22 ноябрь көнне 18.55 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Үтәмешевлар урамында мунча һәм торак йорт януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут тулысынча мунчаны һәм торак йортның түбәсен камап алган була, аның өй эченә һәм гаражга таралу куркынычы да яный.

Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 25 квадрат метр булган мунча кара күмергә әйләнә һәм 50 кадрат метр мәйданда торак йортның түбәсенә зыян килә.

фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk