Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада профсоюз активы белән киңәшмә узды

Аның эшендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюз берлегенең Татарстан Республикасындагы оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.

Кукмарада РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең профсоюз активы белән киңәшмә узды.

Кукмарада профсоюз активы белән киңәшмә узды

Аның эшендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюз берлегенең Татарстан Республикасындагы оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты. Киңәшмәне республика комитетының райондагы ышанычлы вәкиле Резеда Гаянова алып барды.

Кукмарада профсоюз активы белән киңәшмә узды

Резеда Гаянова Кукмара районының беренчел профсоюз оешмаларының сайлап куелган органнары эшчәнлеге турында сөйләде, профсоюзны ныгыту буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә районда 22 беренчел профсоюз оешмасының сафында 842 әгъзасы бар.

Кукмарада профсоюз активы белән киңәшмә узды

Ольга Калашникова Татарстандагы профсоюз оешмасы эшчәнлеге һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу профсоюз әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү, шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин итү, яшьләр советы эше, хезмәт техник инспекциясе эшчәнлеге, беренчел профсоюз оешмалары белән актив эш, уртак чаралар үткәрү.

Кукмарада профсоюз активы белән киңәшмә узды

Киңәшмә профсоюз бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев