Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада намаз укучылар бәйгесе үткәрелә

Бәйгедә балалар гына катнаша

30 март, шимбә көнне Кукмара Үзәк мәчете бинасында Намаз укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк: 

Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1 - 2 сыйныф балалары. Шарты – 2 рикәгатьле намаз укып күрсәтү, кыска сорауларга җавап бирү.

Икенче төркем – 3 - 4 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Өченче төркем – 5 - 6 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не, Азанны, азан догасын һәм “Аллаһүммә тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Фатиха” сүрәсенең тәфсирен белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучыга истәлек бүләге һәм күчтәнәч бирелә, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырыла. Башлана 8 сәгать 30 минутта. 

0+

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев