Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды

Өч номинациядә 120 укучы күргәзмәдә хезмәтләре, бизнес проект һәм идеяләре белән уртаклашты.

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды. Аның кысаларында район Мәдәният йортының фойесында «Минем беренче бизнес» дигән номинациядә күргәзмә оештырылды, шулай ук укучылар «Иң яхшы бизнес проект» һәм «Иң яхшы бизнес идея» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим итте.

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды

«Әлеге конкурс районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты — балаларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирү, эшмәкәрлеккә беренче адымнар ясарга ярдәм итү. Елдан ел бәйгедә катнашучыларның саны арта. Быел өч номинациядә 120 укучы күргәзмәдә хезмәтләре, бизнес проект һәм идеяләре белән уртаклашты. Шулай ук чарада әлеге оста куллы укучыларның җитәкчеләре, әти-әниләре дә катнашты», — дип билгеләп үтте «Галактика» балалар иҗаты үзәге директоры Лира Усманова.

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды

Алма агачыннан ерак төшми диләр. Чыннан да, балалар җитештергән товарларны караганнан соң Кукмарада һөнәрле халык яшәгәнлегенә тагын бер кат инанасың. Арада нинди генә эшләнмәләр юк: бисердан үрелгән беләзек-муенсалар, төрле үләннәрдән киптереп ясалган хуш исле чәйләр, тәм-томнар, бәйләгән әйберләр, агач, балчык эшләнмәләре...

Янил мәктәбеннән Самира Ибраһимова һәм Софья Степановалар курчакларга киемнәр тегү белән шөгыльләнәләр. Бизнес-проектларын «Әкияти стиль» дип атаганнар.

«Без унбиш кыз берләшеп, курчакларга күлмәкләр тегү белән шөгыльләнәбез. Хезмәтебезнең күп өлеше мәктәптә оештырылган „Уңган куллар“ түгәрәгендә башкарыла. Кайбер эшләрне өйләргә дә алып кайтабыз. Бу проект бүгенге көндә бик актуаль булса да, якын-тирәдә аның белән шөгыльләнүче юк. Күлмәкләрне тегү өчен тукыма да күп кирәк түгел. Бер күлмәккә якынча 30-50 сантиметр тукыма җитә. Тегүгә керешкәнче киемнең өлгеләрен ясыйбыз. Бер күлмәк якынча 50-100 сумга төшә. Ә сату бәясе якынча 250-300 сум. Әгәр дә курчак белән бергә сатып алырга телиләр икән, бәясе дә кыйммәтрәк була. Алты айда безнең чыгымнар 3200 сумны тәшкил итте, ә чиста керем 7900 сум булды», — дип сөйләде кызлар.

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды

Жюри кызларны игътибар белән тыңлап, эшләрен хуплады, шулай ук үзләренең тәкъдимнәрен дә кертте.

«Булдыргансыз, кызлар. Алга таба да эшегезне шулай дәвам итегез. Хәзерге вакытта токымлы этләргә киемнәр тегү модада. Шуңа күрә әлеге эш белән дә кызыксына аласыз. Аларның бәяләре дә күпкә югары», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев