Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе үтте

Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькә малайлар катнашты.

Кукмара районы мөхтәсибәтенең «Туеш» мәхәлләсе бүләкләренә «Мин Коръәнне яратам!» дип исемләнгән Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бу хакта Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин хәбәр итте.

Анда Кукмара районы мәчетләренең Коръән ятлау түгәрәкләренә йөрүче, шулай ук Казан, Әлмәт, Мамадыш, Теләче, Балтач, Сабадан килгән 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге малайлар катнашты.

Бәйге 6 төркемдә барды: Нәбә-Нәс төркеме — 8-15 яшь, 12-15 яшь, Духа-Нәс төркеме — 8-11 яшь, 12-15 яшь, Фил-Нәс төркеме — 8-11 яшь, Башлангыч — 4-7 яшь. 

Һәрбер катнашучыга «тәмле» күчтәнәчләр, ә төркемнәрдә җиңүчеләргә исә диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Балаларны Коръән хафизлардан гына торган дәрәҗәле хөкемдарлар бәяләде. Барлык катнашучылардан, оештыручылардан, ярдәм итүчеләрдән, хезмәт күрсәтүчеләрдән Аллаһы Тәгалә разый булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев