Кукмарада Йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Килгән кунаклар арасында дүрт кеше тәүге тапкыр әни булырга әзрләнә.
Җир йөзендәге иң җылы, иң ихлас хисләр бары тик әниләр йөрәгендә туадыр, мөгаен. Әни кеше гомер бүләк итүче генә түгел, ә нарасыең тормышында һәрчак юл күрсәтүче маяк та. Һәр булачак ананың теләге ул — сәламәт, игелекле, бәхетле бала тудыру.
Кукмарада Йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды. Килгән кунаклар арасында дүрт кеше тәүге тапкыр әни булырга әзрләнә. Булачак әниләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район үзәк дәваханәсенең табиб-педиатры Резедә Корбанова, табиб-гинеколог Илнар Вәлиев бәйрәмнәре белән котладылар, сәламәт балалар тудырып, бәхетле әниләр булуларын теләделәр.
«Хөрмәтле әниләр, бәйрәм белән барыгызны да. Бала табу — зур җаваплылык. Сез — безнең геройларыбыз. Сезгә сәламәт балалар алып кайтып, аларның игелекләрен күреп, иманлы, тәүфыйклы, бәхетле булуларына куанып яшәвегезне телим. Балаларыгыз сезгә терәк, туган җирләренең тугры уллары-кызлары булып үссеннәр», — диде Айгөл Мәсхүт кызы.
Килгән кунаклар өчен Кукмара музыка мәктәбенең моңлы хезмәткәрләре Дамир Рафыйков, Зөлфия Шәймәрданова, Ленар Баймиев, районыбыз үзешчәннәре Тәнзилә Ганиева, Гөлшат Ризванова, акушерка Сиринә Нуриевалар башкаруында бәйрәм концерты оештырылды.
Чарада бар игътибар йөкле хатын-кызларга юнәлтелде. Балалар тугач бирелә торган пособиеләр хакында район социаль фондының клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиева хәбәр итте. Моннан тыш, «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре булачак әниләргә киездән брелоклар өләштеләр, ә «Ялкын» яшьләр үзәге белгече Илүзә Хәсәнова «АРТ-терапия» дип исемләнгән мастер-класс оештырды.
Чара барышында, бәйрәм көне уңаеннан, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән акушерка Сиринә Нуриева, Айгөл Закирова, Рузилә Гарифуллиналар бүләкләнде.
фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев