Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ике машина йөртүчене исерек килеш рульгә утырганга хөкем иттеләр

Әлеге шоферларның икесенә дә суд карары нигезендә 10 тәүлеккә административ тоткарлану билгеләнә.

Район юл хәрәкәте  иминлеге комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 апрельдә сәгать 19.20дә Киров өлкәсендә яшәүче Воронцов фамилияле кешене Киров-Малмыж-Нократ Аланы автоюлының 303нче чакрымында ВАЗ-21099 автомобилендә хәрәкәт иткәндә инспектор туктата. Анда исерткеч эчемлек куллану билгеләре була. Ул алкотестор приборы ярдәмендә һәм район үзәк дәваханәсенә барып медицина тикшерүе узудан баш тарта. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

2 майда сәгать 11.15тә Иванов фамилияле район кешесе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә Югары Күзмис авылының Зеленая урамы буйлап дәүләт номеры булмаган «Нева» мотоблогы белән идарә итә. Аны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Алкотестор уңай нәтиҗә күрсәтә: шоферның канында 0,971 промилле күләмендә спирт ачыклана. Суд утырышы вакытында ир кеше үз гаебен таный. 

Әлеге шоферларның икесенә дә суд карары нигезендә 10 тәүлеккә административ тоткарлану билгеләнә. 

фото: Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясеннән алынган
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk