Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Тимергалиевлар һәм Кәримовлар гаиләләре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Алар бүген алтын туйларын билгеләп үтте.

Бүген районның Никахлашу сараенда 50 ел бергә гомер итүче парлар - Равия һәм Мәхмүт Тимергалиевлар, Гүзәлия һәм Габделхак Кәримовларны хөрмәтләү тантанасы узды. 

Алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котларга  район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, юбилярларның балалары, туганнары һәм Кукмара беренче мәктәбенең 8Б сыйныфы укучылары килгән иде. 

Резидә Гаянова юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләп, район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. 50 ел бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Тимергалиевлар һәм Кәримовлар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Равия һәм Мәхмүт Тимергалиевлар Кукмарада гомер кичергәннәр. Равия апа үзе Мамадыш районы Югары Ушмы авылыннан,  Кукмарага килен булып төшкән. Ике малай, бер кызга гомер биргәннәр. Кукмарада яшәүче 10 онык һәм 3 оныкчыкка иң кадерле дәү әни һәм дәү әти алар. 

-Кукмарага килгәч тә 5 ел Кукмара киез итек-киез комбинатында эшләдем.  Аннан, йөрергә ерак дип, 9нчы номерлы Мех фабрикасына күчтем. Анда 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым, - ди Равия Тимергалиева.

Гүзәлия һәм Габделхак Кәримовлар икесе дә Мамадыш районыннан. Моннан нәкъ 50 ел элек  никах укыла аларга.
"Без язылышкан көнне авыл советында ут та юк иде", - дип искә ала юбилярлар. 

Соңрак яшь гаилә Кукмарага күченеп килә. Габделхак абый - шофер, ә Гүзәлия апа пешекче булып ПМК га эшкә урнашалар. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Ике оныкка әби-бабай алар бүгенге көндә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев