Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны котладылар

Алар “Районның мактаулы юбилярлары” китабына үз имзаларын куйдылар.

Кукмарада яшәүче Миңсорур һәм Габделфәт Рәхмәтуллиннар бүген үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үтте. Алар “Районның мактаулы юбилярлары” китабына үз имзаларын куйдылар.
60 ел иңне-иңгә куеп яшәгән юбилярларны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Дмитриева котлады. Алар өлкәннәргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Миңсорур апа белән Габделфәт абый өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның биш оныклары, җиде оныкчыклары бара.
Юбилярларның сүзләренә караганда, 60 ел бик тиз үтеп киткән. “Тигез, матур яшәүнең сере – сабырлык һәм хөрмәт. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый калмый, әмма ачу-үпкәләрне оныта белү мөһим. Шул чагында гына тормыш бәхетле мизгелләргә бай була”, - ди алар.

Алсу Салахутдинова/"хезмэт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk