Кукмарада бикле фатирдан хәле начарайган хатын-кызны коткарганнар
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бикле фатирдан хәле начарайган хатын-кызны коткарганнар

Әлеге хәл шәһәрнең Тимер юл урамында була.

Кукмаралы бикле фатирда берьялгызы була. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.
«19 июльдә сәгать 20.50дә янгын-коткару частенең телефонына район эчке эшләр бүлегеннән шалтырату булды. Анда фатир ишеген ачарга кирәклеге турында хәбәр иттеләр», - дип сөйләделәр районның янгын-коткару частендә.
Фатир эчендәге хатын-кызның хәле начарая, ишек тышкы яктан бикләнгән була. Коткаручылар фатир ишеген кисеп ачалар. Хатын-кызны медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.

фото: янгын-коткару частеннән

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев