Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бер ир шешәдәшен кыйный һәм талый

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

50 яшьлек ир кеше үзенә һөҗүм итүләре турында полициягә икенче көнне хәбәр итә. Ул алдагы көнне үзенең өендә танышы белән спиртлы эчемлекләр куллануларын сөйли. Алкоголь беткәч, шешәдәшләр арасында гауга чыга. Элегрәк хөкем ителгән 37 яшьлек ир-ат, фатир хуҗасына суга башлый, пычак белән яный, аның 19 мең сумлык милеген алып чыгып китә. Бу турыда 16.мвд сайты яза.
Шикле кеше җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Ир кешедән урланган әйберләр алына.
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 162 маддәсе, 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатыла.

фото: Фото: кукмор.16.мвд.рф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk