Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бер ир-атны кибетләрне талаган өчен ике елга колониягә хөкем иткәннәр

Хөкем ителүче кибеттән алкоголь, тәмәке урлый һәм сатучыга пычак белән яный.

Кукмарада бер ир-ат кибетләрне талаган өчен ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агымдагы елның 5 гыйнварында 8 сәгатьләр тирәсендә Лубянда яшәүче, исерек хәлдәге 50 яшьлек ир-ат, авыл кибетенең киштәсеннән бер шешә аракы алып чыгып китмәкче була. Әмма товар өчен акча түләргә теләми. Сатучы урланган әйберне кире кайтаруны таләп итә, тик хөкем ителүче буйсынмый һәм җинаять урыныннан кача», - диделәр судның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, ул шул ук көнне башка кибеттә дә, үзе белән алып килгән пычакны өстәлгә кадап, сатучыга һөҗүм итә һәм аннан бер шешә аракы белән бер кап тәмәке таләп итә. Кибеттә башка кеше булмагач, сатучы сәламәтлеге һәм тормыш өчен куркыныч янавын аңлап, бер шешә аракы һәм тәмәке биреп чыгара.

Суд ир-атны ике елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.

фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk