Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Бал һәм Алма спасын бәйрәм иттеләр

Әлеге күңелле чара Комсомол мәйданында булды.

Бүген Кукмараның Комсомол мәйданы чын мәгънәсендә бал корты оясын хәтерләтте, чөнки монда инде традициягә әйләнгән чараларның берсе - бал бәйрәме булды. Биредә балның ниндие генә юк! Чәчәк балы дисеңме, юкәнекен яратасыңмы, катнашы кирәкме – бал яраткан тәмлетамаклар өчен оҗмах диярсең... Ул гына да түгел, бал корты продуктлары: прополис, перга, чәчәк серкәсе, балавыз сатып алырга мөмкин иде. Сайлап алу мөмкинлеге зур булгангамы, бал яратучылар, салмак кына, концерт тыңлый-тыңлый, кемдер даруга дип, кемдер кышка запас туплады.

Умартачылар сүзенә караганда, быел бал узган елдагыга караганда азрак, шулай да зарланырлык түгел, диделәр. Бөтен әйбернең бәясе күтәрелүгә карамастан, татлы ризыкның бәясе шул килеш калган: 3 литрлы банкасы – 1500 сум.

Мәйданда һәр умартачының балын татып карау мөмкинлеге булдырылган. Район умартачылар җәмгыяте рәисе Таһир Бариев аны дегустация рәвешендә оештырган. Теләгән кеше балны кабып карап, үзенә ошаганы өчен тавыш бирә алды.

Бәйрәм ахырында иң күп тавыш җыйган умартачыларны «Кукмара балы»ның Рәхмәт хаты һәм Бариевлар умартачылыгының татлы ризыклары белән бүләкләделәр. Халыкның тавыш бирүенә карап, 4 умартачының балы иң тәмле дип табылды. Алар Яруллин Данил, Бариев Ислам, Шәңгәрәев Рафис, Шакиров Наилләр.

Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk