Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада активистлар Нурминкә елгасы үзәнен чүп-чардан чистарта

Ике якшәмбедә 2 мең литрга якын төрле чүп-чар җыелган.

Кукмарада активистлар Нурминкә елгасы үзәнен чүп-чардан чистарту буенча экологик акция башлап җибәрделәр.Акциянең инициаторлары - Антон Орехов, Руслан Гыйләҗев һәм Антон Кисильләр.

Тау чаңгысы янындагы плотина тирәсен җыештыру ике якшәмбе рәттән оештырыла. Бу көннәрне акциядә 12 кеше катнаша, һәм ярдәм итәргә теләк белдерүчеләрнең саны арта бара. Барлыгы 2 мең литрга якын төрле чүп-чар җыеп чыгарыла.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бу әле эшнең башы гына. Мондый чаралар даими үткәреләчәк.

«Безгә чиста Нурминкә һәм табигать кирәк. Елганың 14 чакрымын чистарту кыен. Ләкин бергәләп алынсак, җиңеп чыгарга була. Бәлки бу елны барысына да өлгермәбез, әмма зур эшкә башлангыч салыначак», - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Экоактивистларга кушылырга теләүчеләр 89061147941 (Антон) номерына шалтыратып белешә ала.

Фото: акцияне оештыручылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев