Суд аны шундый ук сынау вакыты белән тугыз айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ирне үтерү белән янауда гаепле дип тапкан.
2022 елның 19 апрелендә хөкем ителүче исерек хәлдә хатыны белән сөйләшү өчен аның әти-әниләренең Нур Баян урамындагы йортына килә. Ир белән хатын арасында сөйләшү вакытында конфликт чыга. Хатынының әнисе китәргә кушкач, ир агрессия белән җавап бирә: туристлык пычагы тотып, хатын-кызга физик үч алу белән яный. Зыян күрүче янаудан куркып, гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.
Ир-ат үз гаебен таныды. Суд аны шундый ук сынау вакыты белән тугыз айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде
Хөкем карары законлы көченә керде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев