Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 12 яшьлек Ринат сеңелкәшләрен янгыннан коткарган

Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Районыбызның Кенәбаш авылында яшәүче Хәлимовлар гаиләсе дә бер мизгел эчендә йорт-җирсез урамда калырбыз дип уйламаган да булгандыр. 9 июль көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә аларның хуҗалыгында янгын чыга. Нәтиҗәдә торак йорт һәм аның верандасының түбәсе кара күмергә әйләнә. Бәхеткә каршы, өйгә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар куелган була. Төтен чыга башлагач, әлеге җайланма эшли башлый һәм, аның тавышын ишетеп, гаиләдәге өлкән бала – 12 яшьлек Ринат үзенең өч сеңелкәшен тиз арада урамга алып чыга һәм бу хакта бакчада эшләүче әнисенә хәбәр итә. 

«Районның 117нче янгын-коткару частендагы элемтә пунктына бу хакта хәбәр килеп ирешү белән, тиз арада шул урынга ашыктык. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, торак йортның түбәсе яна һәм аның хуҗалык корылмаларына күчү куркынычы бар, авыл халкы янгын гидранты рукавын сузып, ялкын белән көрәшә иде. Күршеләре янгын чыккан вакытта өйдә балалар булу һәм аларның урамга чыгуларын хәбәр иттеләр. Сәгать 16.40та янгын сүндерелде. 74 квадрат метр мәйданда йортның һәм веранданың түбәсе янды, өйнең котельная өлешендә эчке ягына зыян килде. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана», - ди районның 117нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хаев. 

Өй хуҗасы Әлфия ханым Хәлимова тумышы белән районыбызның Лубян авылыннан. 2010 елда ул Кенәбаш авылыннан Фаил исемле ир-егеткә тормышка чыга. 

«Кызганычка каршы, ирем 2019 елда вафат булды. Мин ул вакытта йөкле идем. Кечкенә кызыма хәзер ике яшь тә биш ай. Фаил белән бик әйбәт яшәдек, маллар да асрый идек. Тол калгач, терлекләр тота алмадым. Мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган, дүрт бала белән урамда калдым бит. Кичке сәгать дүртләр тирәсендә мин бакчада идем. Берзаман улым Ринат йөгереп чыкты да: “Әни, янабыз”, - ди. Башта аңламадым. “Кемнәр яна?” – дим. Безнең өй, ди бу. Йөгереп ишегалдына кергәндә, өй эчен ут камап алган, балалар урамда иде. 2021 елда безгә янгын турында хәбәр итү җайланмасы куйганнар иде, быел яз көне батареяларын алыштырдылар. Шул җайланма минем сабыйларымны үлемнән алып калды. Олы улым Ринатка - 12, Әлфинәгә – 10, Камиләгә – 6, Диниягә 2,5 яшь. Безгә вакытлыча яшәү өчен авылдан йорт бирделәр. Янгын сүндерүчеләргә, авыл халкына зур рәхмәт», - ди ул, күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Балалар хәзерге вакытта әниләре белән бергә район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә. 

«Балаларның сәламәтлекләре канәгатьләнерлек. Анализлар алдык, тикшерүләр уздырдык. Дәвалау курсы билгеләячәкбез, 7-10 көн бездә булырлар дип уйлыйм», - ди дәваханәнең балалар бүлеге мөдире Гөлнара Хуҗина. 

Ринат быел Поч.Кучук урта мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган.  

«Безнең өйдә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар куелган, һәм мин аларның ни өчен эшли башлаганнарын яхшы беләм. Телефонда уен уйный идем, шулчак җайланманың тавышын ишеттем. Өйнең котельная өлешенә йөгереп чыксам, ул төтен белән тулган, ялкын телләре дә күренә иде. Бик нык курыктым. Тиз арада верандадагы ике сеңлемне урамга чыгарып җибәрдем. Кечкенә Диния йоклый иде, шуның өчен аны күтәреп алып чыктым. Тизрәк әнигә әйттем, һәм ул янгын сүндерүчеләрне чакыртты», - ди ул.  

Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Әлфия Хәлимованың телефон номеры редакциядә.

Фото: районның 117нче янгын-коткару часте, Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk