Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара урманчылары һөнәри бәйрәмнәре көнне сайлауларда катнашты

Сайлауларга бару - безнең гражданлык бурычыбыз, ди алар.

Бүген урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен икеләтә истәлекле көн, беренчедән, алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, икенчедән Россия Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаша. Кукмара участок урманчысы Инсаф Хәевның сүзләренә караганда, алар коллективта 25 кеше хезмәт куя һәм барысы да сайлауларда үзләренең тавышларын биргән.
- Безнең максатыбыз – яшел табгатьне саклау, аны киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру. Шулай ук сайлауларга бару да безнең гражданлык бурычыбыз. Илебезнең киләчәге хәл ителә торган мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйбыз, - диде ул. - Коллективыбызда үз һөнәрләренең осталары, табигатьне чиксез яратучы хезмәткәрләр эшли. Хезмәттәшләремне, урман тармагына катнашы булган һәркемне дә бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Эшләребездә уңышлар, илебезгә тынычлык телим.
Ризилә КОРБАНОВА/ “Хезмәт даны”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев