Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара тикшерүчеләре юл фаҗигасе шаһитләрен эзли

Бәхетсезлек очрагы узган елның декабрендә була

2019 елның 22 декабрендә, кичке сәгать 16.15-16.50 тирәсендә Кукмараның Нур Баян урамы, 14 йорт янында юл фаҗигасе була – җәяүле хатын-кызны автомобиль бәрдерә. Зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. 

Бүгенге көндә бу факт буенча район эчке эшләр бүлегендә тикшерү эшләре бара. Законлы һәм нигезләнгән карар кабул итү өчен әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен дә ачыклау мөһим.

Бәхетсезлек очрагын күрүчеләрнең, яисә бу фаҗига турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның район эчке эшләр бүлегенә (884364) 2-70-80, (884364) 2-65-34 телефон номерлары аша хәбәр бирүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk