Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Беренче тапкыр: Кукмара районы Адай авылы яшьләре Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирә

Сайлау участогы рәисе Фәния Хәбибуллинаның сүзләренә караганда, алар бик актив, инде барысы да диярлек үз тавышларын бирергә дә өлгергәннәр.

Адай авылында урнашкан 1679нчы сайлау участогында 358 кеше теркәлгән. Шуларның җидесе быел беренче тапкыр сайлауда катнашучы яшьләр. Сайлау участогы рәисе Фәния Хәбибуллинаның сүзләренә караганда, алар бик актив, инде барысы да диярлек үз тавышларын бирергә дә өлгергәннәр.

«Бүген бик мөһим вакыйга - Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне. Адай авылы клубында урнашкан 1679нчы сайлау участогының ишекләре иртәнге сәгать 8дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Шулай ук бер атна дәвамында алдан өйләрендә тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылды. Участокта барлыгы 358 кеше теркәлгән. Шуның җидесе - Ранил Вәлиев, Земфира Галимҗанова, Илназ Галимуллин, Айнур Галимҗанов, Гөлина Хәлиуллина, Әнәс Мөхәммәтгалиев, Наил Шагинуров лар быел беренче тапкыр сайлауда катнаша. Яшьләр бик актив инде барысы да диярлек үз тавышларын бирергә дә өлгерде», - диде Фәния Хәбибуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X