Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Фатыйховлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Фәния һәм Тимерхан Фатыйховлар 65 ел бергә гомер итә.

Кәркәүч авылыннан Фәния һәм Тимерхан Фатыйховлар инде 65 ел бәхетле гомер кичерә. шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алар - авылда иң өлкән парларның берсе.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны котларга район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм башкалар килгән иде. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Фатыйховларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

«Икебез дә шушы җирлектә туып-үстек. Бәхетне читтә эзләмәдек, колхозда, фермада эшләдек. Без - сугыш чоры балалары. Тик барыбер яшьлек еллары үзенә күрә күңелле иде, чөнки ул вакытта күпләр шулай яшәде, берни белән дә аерылып тормады бит. Безне авырлыклар сындырмады, алтмыш ел бергә, иңне-иңгә куеп гомер итәбез. Биш бала тәрбияләп үстердек, бүгенге көндә барысының да үз гаиләләре бар. Тимерхан тырыш кеше, үрнәк әти, хезмәт сөючән хуҗа булды, эшне ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлмәде, барысына да ярдәм итте. Балаларны тәрбияләргә кайнанам булышты, аның күзләре күрми иде, хәзер биш баланы ничек карый алды икән, дип гаҗәпләнәм! Безнең заманда бер баланы да тыңлатып булмый бит», - дип уртаклаша Фәния апа.

Фатыйховлар инде күптән лаеклы ялда, әмма олы яшьтә булуга карамастан, тик торырга яратмыйлар: намаз укыйлар, күп итеп вакытлы матбугатка язылалар, балаларына йорт-кура тирәсендәге эшләрдә ярдәм итәләр. Сүз уңаеннан, Фәния апа татар телендә кинофильмнар карарга ярата. «Әмма аларны безнең яшь чактагы һинд фильмнары белән чагыштырырлык түгел», - ди ул.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Трудовая слава»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X