Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче наркотиклар саклаган өчен хөкем ителде

Тентү вакытында 18,79 грамм марихуана һәм 2 килограммга якын киндер үсемлеге алына.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән ир кешегә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд 30 яшьлек ирне Россия Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда (наркотик чараларны законсыз саклау) гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2019 елда үз йорт яны кишәрлегендә киндер үстерә, аннары җыеп киптерә. 2021 елның ноябрь азагында ул киндерне үзенең фатирында үстерә башлый. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганчы, 2022 елның 25 февраленә кадәр райондашыбыз наркотикларны өендә, янкормада һәм чардакта саклый. Тентү вакытында 18,79 грамм марихуана һәм 2 килограммга якын киндер үсемлеге өлешләре алына.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. Суд гаеплене өч елга сынау вакыты белән өч елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk