Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче ике кеше урлауда гаепләнә

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм китерелгән зыянны өлешчә капладылар.

Кукмара районы прокуратурасы Иске Кенә авылында яшәүче 55 һәм 61 яшьлек ике кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Алар бер төркем затлар тарафыннан законсыз рәвештә бинага үтеп кереп урлауда гаепләнә.
2022 елның февралендә алар «Рассвет» хуҗалыгы территориясеннән гомуми бәясе 22 мең сумнан артык булган идәнгә җәя торган резин түшәмә (настилы) һәм электр двигателе урлыйлар.

Моннан тыш, 2022 елның 11 мартына каршы төндә гаепләнүчеләрнең берсе «Союз Строй» оешмасы карамагындагы шөреп боргыч, шлифлау машинасы һәм перфоратор урлаган. Зыян 37 мең сумнан артыкны тәшкил иткән.

Гаепләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм китерелгән зыянны өлешчә капладылар.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk