Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер кешене алдаган мошенникны ун айга колония-поселениегә хөкем иткәннәр

Җинаятьче йөк ташу буенча хезмәт күрсәтү тәкъдиме белән акча үзләштергән.

Кукмара район суды мошенниклыкта гаепләнүче, элек тә хөкем ителгәне булган 25 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады.

Ир-ат социаль челтәрләрдә белдерүләр карап утырганда 42 яшьлек Кукмара кешесенең машинаны бер торак пункттан икенчесенә күчерергә кирәклеге турындагы игъланына игътибар итә. Табыш алу ниятеннән, үзен йөк ташу белән шөгыльләнүе һәм булыша алуы турында телефон аша хәбәр итә. Аннан соң сатучы белән сатып алучы арасындагы элемтәне өзәргә теләп, автомобиль хуҗасының телефон номерын сорап ала. Аннан соң ир-ат автомобиль сатучы белән элемтәгә керә, үзен йөк ташучы дип таныштыра, паспорт мәгълүматлары таләп итә.

Ялган йөк ташучы әлеге мәгълүматны алгач, кәрәзле элемтә операторына шалтыратып, үзен телефон номеры хуҗасы дип белдерә һәм әлеге номерны блокировкаларга куша.

Алга таба сатып алучы сатучы белән элемтәгә керә алмый һәм «йөк ташучыга» шалтырата. Сөйләшү барышында 25 яшьлек ир зыян күрүчегә сатучының аның янында булуын һәм аның кәрәзле элемтә белән бәйле проблемалар барлыгын аңлата һәм автомобиль төялгән инде дип белдерә. Шуннан соң ул, җинаятьчел гамәлләрен дәвам итеп, янәсе, телефонын сатучыга тапшыра, шул ук вакытта тавышын үзгәртеп, сөйләшүне автомобиль сатучы исеменнән дәвам итә.
Аннары зыян күрүче акчаларын җинаятьче күрсәтмәсе буенча башка банк счетына күчерә.

Шуннан соң мошенник урланган акчалар белән үз теләге буенча эш итә, зыян күрүчегә шактый зур матди зыян китерә.
Суд утырышында хөкем ителүче гаебен таныды.

Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд хөкем ителүчегә 10 айга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-поселениягә билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk