Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында янгын 500 түк печән белән складны юк иткән

    Төнлә Олыяз авылында янгын чыккан.

    Кукмара районында төнлә 500 түк печән белән склад янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.

    12 июнь көнне 01:17 сәгатьтә 117нче янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмара районының Олыяз авылында печән склады януы турында хәбәр килеп ирешә.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә печән салынган складны ут камап алган була. Склад түбәсе җимерелә.

    Янгын нәтиҗәсендә 720 квадрат метр мәйданда печән склады һәм 500 түк печән кара күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

    фото: 117нче янгын-коткару бүлегеннән

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: