Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яңа салыначак «Фатиха» мәчете территориясенә истәлек ташы урнаштырылды

Кукмаралыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайткан иде.

Бүген Кукмарада тарихи вакыйга булды: яңа салыначак «Фатиха» мәчете территориясенә истәлек ташы урнаштырылды.

Чарада кукмаралылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән килгән кунаклар да катнашты. Халыкны изге эшкә нигез салыну белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм башкалар котлады.

Алар дин йортының тиз арада төзелеп, халыкка озак еллар игелекле хезмәт итүен һәм иң мөһиме - буш тормавын теләде.

«Бу - безнең өчен бик дулкынландыргыч вакыйга. Аллаһы боерса, киләчәктә Кукмарага килеп керешкә шундый матур, шәһәребезнең йөзек кашы булырдай мәһабәт мәчетебез каршы алыр, һәм ул безне тагын да бердәм итәр, дип ышанам», - диде Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

Диния нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан башкала кунагы Камил хәзрәт Сәмигуллин милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерүгә керткән өлеше һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлеге өчен район башлыгы Сергей Димитриевка истәлек медале тапшырды.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk