Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында төнлә трактор янган

    Райондагы хуҗалыкның бер фермасы территориясендә Т-150 тракторына ут капкан.

    Кукмара районында янгын сүндерүчеләр  төнлә янып киткән тракторны сүндерделәр. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

    Бүген 20 июнь көнне 01.27 сәгатьтә Вахитов исемендәге хуҗалык фермасы территориясендә Т-150 тракторы яна.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә Т-150 тракторының 0,5 квадрат метр мәйданының ачык януы ачыклана, утның башка урынга таралу куркынычы булмый.

    Янгын нәтиҗәсендә тракторның 0,5 квадрат метрлы арткы өлешенә зыян килә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

    фото: районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегеннән

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: