Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында төнлә мунчада янгын чыккан

Янгын 10 квадрат метр мәйданны били.

Кукмара районында төнлә мунчада янгын чыга. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

28 гыйнвар көнне 22.57 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Зур Сәрдек авылының Луговая урамында мунча яна, утның торак йортка таралу куркынычы бар, дигән хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут мунча түбәсен камап алган, көчле төтен була, торак йортка таралу куркынычы да яный.

Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 10 квадрат метр булган мунча түбәсе кара күмергә әйләнә.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев