Кукмара районында тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланды

Татарстан буенча барлыгы 35 яңа очрак расланган.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның тагын бер  очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 35 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ». 

10 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана. Шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә .

Казанда – 19, Чаллыда – 3, Яшел Үзән районында – 4, Актаныш районында – 2, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 4964 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3835 кеше терелгән. 

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев