Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 31 яңа очрак теркәлгән.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 31 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 12 очрагы ачыкланды, Яр Чаллы, Лениногорск районында – өчәр, Балтач, Яшел Үзән районнарында – икешәр, Алексеевск, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Ютазы районнарында – берәр.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5157 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4017 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев