Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында тагын бер кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 45 228 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 213 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

14 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 36 кеше дәваханәгә салынган, 177 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 98, Яр Чаллыда – 23, Түбән Кама районында - 10, Балтач һәм Тукай районнарында - 8әр, Әгерҗе районында - 7әр, Алабуга, Зәй, Минзәлә районнарында - алтышар, Баулы, Бөгелмә районнарында - бишәр, Яшел Үзән, Мамадыш, Чистай районнарында - дүртәр, Югары Ослан районында - 3әр, Лаеш, Спас, Теләче районнарында - икешәр, Аксубай, Апас, Әлмәт, Әтнә, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Ютазы районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 45 228 очрагы теркәлгән, 38 247 кеше терелгән, шул исәптән 56 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk