Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында праймериз бара

Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова фикеренчә, теркәлүчеләр арасында сүзләре белән генә түгел, кылган гамәлләре белән халык мәнфәгатен кайгыртып эшләүчеләр күп

Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Республикасының 6 чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү оештыра. 

- “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары буенча алдан тавыш бирүдә катнашып кайттым. Партия исемлеге буенча теркәлүчеләр арасында сүзләре белән генә түгел, кылган гамәлләре белән халык мәнфәгатен кайгыртып эшләүчеләр күп. Яңа кандидатлар булуы да сөендерә. Алар ТР Дәүләт Советына үткән очракта, яңа сулыш, яңа идеяләр алып киләчәк дигән сүз. Бер мандатлы округтан теркәлүчеләр дә – конкрет эшләре белән билгеле шәхесләр. Мин көз көне сайланачак Дәүләт Советына милли мәгариф, авыллар, яшь гаиләләр язмышына кагылышлы законнар кабул иткәндә үз сүзен кыю әйтә торган, тәвәккәл, шул ук вакытта зирәк кандидатлар үтүен телим. Бүген дә тавышымны шундыйларга бирдем, - диде Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова. 

Исегезгә төшерәбез: районда 14 санау участогы төзелде. Райондашлар бүген Кукмара шәһәренең “Йолдызлык” балалар бакчасы, күппрофильле лицей, район Мәдәният йорты, 4нче мәктәп, авыл җирлекләрендә Манзарас, Зур Кукмара, Зур Сәрдек, Поч.Сутер, Күкшел, Лубян, Поч.Кучук, Вахит мәдәният йортларында, Олыяз, Ош.Юмья мәктәпләре биналарында урнашкан санау участокларында 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk