Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында коткаручылар урманда хәле киткән гөмбәчегә ярдәмгә килә

    Алар ир-атны Югары Комар һәм Салкын Чишмә авыллары арасындагы урман посадкасында таба.

    Кукмара районында коткаручылар урманда хәле киткән гөмбәчегә ярдәмгә килә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

    13 сентябрь көнне 16.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Югары Комар авылы янында гөмбә җыйганда бер ир-атка начар булуы турында хәбәр алына. Ул йөрәге авыртуга зарлана, аның сөйләме аңлаешсыз була һәм башы нык авырта.

    Реклама

    Коткаручылар аны Югары Комар һәм Салкын Чишмә авыллары арасындагы урман посадкасында табып алып, туганнарына тапшыралар.

    фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: