Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Качману көнне суга чуму өчен өч урында бәкеләр ясалачак

Бозда кизү тору оештырыла.

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. «Качману»да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.

Кукмара районында быел суга чуму өчен Село Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.

Бозда кизү тору оештырылачак. Сулыклар янындагы тәртипне коткаручылар, полиция хезмәткәрләре саклаячак. Шулай ук медицина хезмәткәрләре дә кирәк булганда ярдәм күрсәтергә әзер булачак.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk